+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
7 июль 2021, 09:28

Салават дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Шушы көннәрдә Салаватның шәһәр дәваханәсенә лаборатория тикшеренүләре өчен кирәк булган микроскоп кайтартылган. Бу Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Салават дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты
Салават дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Салаватның шәһәр дәваханәсенә лаборатория тикшеренүләре өчен кирәк булган микроскоп кайтартылган. Бу Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, микроскоп ышанычлы конструкциягә, яхшы механикага ия, шуңа күрә озак вакыт хезмәт итәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк: быел мондый җиһазларны республиканың 5 медицина оешмасы алачак, алар онкология авыруларын дәвалаганда ярдәм күрсәтәчәк.

- "Primo Star" микроскобы куллануда гади һәм лаборатор тикшеренүләр өчен бик яхшы туры килә, - дип сөйли Сәламәтлек саклау министрлыгының проект эшчәнлеге бүлеге башлыгы Роза Яхина. - Аны гематологиядә, цитологиядә, гистологиядә, микробиологиядә, иммунологиядә кулланырга мөмкин.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Салават дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты
Салават дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты
Автор:
Читайте нас: