+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
8 июль 2021, 08:12

Туристларга уңайлыклар арта

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Торатау тавы башына эко-баскыч төзү нияте турында сөйләде. Ул бу башлангычны социаль челтәрләрдә бүлеште. Радий Хәбиров сүзләре буенча, туристлар өчен озынлыгы мең метрга якын эко-трасса төзеләчәк.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Туристларга уңайлыклар арта
Туристларга уңайлыклар арта

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Торатау тавы башына эко-баскыч төзү нияте турында сөйләде. Ул бу башлангычны социаль челтәрләрдә бүлеште. Радий Хәбиров сүзләре буенча, туристлар өчен озынлыгы мең метрга якын эко-трасса төзеләчәк. Яшьләр һәм көчле кешеләр генә түгел, физик яктан әзер булмаган кешеләр һәм балалары булган гаиләләр дә бу махсус баскыч буенча авырсынмый гына менә алачаклар. Эко – баскыч ял итү өчен эскәмияләр һәм  күзәтү платформалары белән җиһазландырылачак.

Төбәк башлыгы археологларның хәзерге вакытта тау өстендә эшләвен әйтте. Объект төзелгәнче, тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә, бу эштә Русия Фәннәр академиясе белгечләре катнаша. Элегерәк бу сорау галимнәр, экологлар, геологлар, биологлар һәм җирле кешеләр белән тикшерелде.

“Без табигатебезгә бернинди зыян китермәвебезгә ышанырга тиеш. Торатау федераль дәрәҗәдә саклана һәм аның һәр сантиметры аерым мәгънәгә ия.  Геологик яктан кыйммәтле катламнар, сирәк үсемлекләр үскән урыннар, кош оялары, туфрак торышы барысы да исәпкә алыначак ", - диде Радий Хәбиров.

Әлеге чаралар Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Экология” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.

Чыганак:gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Туристларга уңайлыклар арта
Туристларга уңайлыклар арта
Автор:
Читайте нас: