-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 июль 2021, 09:33

Тирә-ягыбыз төзекләндерелә!

12 июль конне Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле республика программаларын гамәлгә ашыру барышы буенча чыгыш ясады.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Тирә-ягыбыз төзекләндерелә!
Тирә-ягыбыз төзекләндерелә!

12 июль конне Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле республика программаларын гамәлгә ашыру барышы буенча чыгыш ясады.

Агымдагы елда күпфатирлы йортларның уртак милеген капиталь ремонтлау буенча республика программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы кысаларында 798 йортны ремонтлау планлаштырылган.

Бүгенге көндә күпфатирлы 798 йортның 148ендә ремонт төгәлләнгән, 372сендә әле дәвам итә. Калганнарында, шулай ук, тиздән эш башланачак.

"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» төбәк проекты респуликада уңышлы гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елда 146 иҗтимагый территорияне төзекләндерү һәм 13 проектны – кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне гамәлгә ашыру юлы белән гражданнарның яшәү шартларын яхшырту планлаштырыла. Әлеге чараларны финанслауның гомум күләме 2 миллиард сумнан артык тәшкил итә.

Хәзерге вакытта муниципаль контрактлар 2 миллиард 183 миллион сумга төзелгән, бу гомум финанслау күләменең 97 процентын тәшкил итә. 52 миллион сум күләмендә калган акчаларга контрактлар төзү һәм өстәмә килешүләргә кул кую 1 августка кадәр көтелә.

Фото; Башинформ

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Тирә-ягыбыз төзекләндерелә!
Тирә-ягыбыз төзекләндерелә!
Автор:
Читайте нас: