+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 июль 2021, 09:13

Башкортстанда Евразия климат консорциумы төзелде

Башкортстанда Русия Фән һәм югары белем министрлыгының сынау проектында катнашу өчен карбон полигонын төзү һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк Евразия климат консорциумы булдырылды. Тиешле килешүне республика Хөкүмәте, икътисадның реаль секторы, мәгариф, фәнни оешмалар һәм предприятиеләре вәкилләре имзалады.     #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда Евразия климат консорциумы төзелде
Башкортстанда Евразия климат консорциумы төзелде

Башкортстанда Русия Фән һәм югары белем министрлыгының сынау проектында катнашу өчен карбон полигонын төзү һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк Евразия климат консорциумы булдырылды. Тиешле килешүне республика Хөкүмәте, икътисадның реаль секторы, мәгариф, фәнни оешмалар һәм предприятиеләре вәкилләре имзалады.

Документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Сколково фән һәм технологияләр институты ректоры Александр Кулешов, Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин, Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Олег Баулин, Федераль тикшеренүләр үзәге рәисе Вадим Захаров, республика Фәнни-мәгариф үзәге идарәче компаниясе директоры Лира Ишкилдина, "Башкортстан сода компаниясе" генеральный директоры Эдуард Давыдов һәм "Газпром нефтехим Салават" җәмгыяте генеральный директоры кул куйдылар.

Консорциум эшчәнлегенең төп юнәлешләре — уртак фәнни, мәгариф чаралары һәм декарбонизация өлкәсендә тикшеренү инфраструктурасына ярдәм итү, углерод балансын контрольдә тоту технологияләрен җитештерүгә кертү.

Килешү кысаларында 2021-22 елларга Башкортстанда карбон полигонын булдыру һәм эшләтү программасын финанс белән тәэмин итү планы һәм юл картасы расланды. Документ башка оешмаларның консорциумга өстәмә килешүләр имзалау юлы белән кушылу мөмкинлеген күздә тота.

Әлеге башлангыч "Экология" гомумдәүләт проектының республикада нәтиҗәле гамәлгә ашырылуының бер күрсәткече булмакчы.

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Башкортстанда Евразия климат консорциумы төзелде
Башкортстанда Евразия климат консорциумы төзелде
Автор:
Читайте нас: