-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
21 июль 2021, 09:11

“Минем бизнес” үзәге хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.

Башкортстан Республикасында бизнеска дәүләт ярдәме тагы да үтемлерәк булачак, ул  38 район мәгълүмати-консультация үзәгенең  функционалын "Минем бизнес" үзәге хезмәтләре белән тулыландыру исәбенә башкарылачак. Республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин җитәкчелегендәге инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча проектлы офис утырышында шундый карар кабул ителде.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

“Минем бизнес” үзәге хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.
“Минем бизнес” үзәге хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.

Башкортстан Республикасында бизнеска дәүләт ярдәме тагы да үтемлерәк булачак, ул  38 район мәгълүмати-консультация үзәгенең  функционалын "Минем бизнес" үзәге хезмәтләре белән тулыландыру исәбенә башкарылачак. Республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин җитәкчелегендәге инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча проектлы офис утырышында шундый карар кабул ителде.

Киңәшмәдә республика башкарма хакимият органнары, төбәк үсеш институтлары, финанс-кредит оешмалары, лизинг компанияләре һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты. Шулай ук фикер алышуга Башкортстан шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының бизнес-шерифлары да кушылды.

Проектны гамәлгә ашыру турында Башкортстанның эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов сөйләде.

– Хәзерге вакытта җиде «пилотлы» мәгълүмати-консультация үзәгендә  функционал төзибез – Баймак, Бөре, Ишембай, Көергәзе, Мәләвез, Чакмагыш һәм Хәйбулла районнарында функционал төзибез һәм «Минем бизнес» үзәге форматында консультацияләрнең консолидацияләнгән исәбен башлап җибәрергә әзерлибез, – дип билгеләп үтте Нияз Фазылов. - Биш районда ”Минем бизнес” үзәге эшчәнлегенең төп компетенцияләре буенча мәгълүмати-консультация үзәге хезмәткәрләрен укыту уздырылды инде.

Мәгълүмати-консультация үзәге проектына кергән муниципаль бюджет учреждениеләре статусында эшли. Алар тулысынча комплектланган һәм кирәкле кадрлар составына ия. Эшне яңа форматта  агымдагы елның 1 сентябреннән башлау планлаштырыла. Шулай итеп, «Минем бизнес» үзәге хезмәтләре Башкортстан эшкуарларының 90 проценты өчен ачык булачак.

Чыганак: bashkortostan.ru

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

“Минем бизнес” үзәге хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.
“Минем бизнес” үзәге хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.
Автор:
Читайте нас: