+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
22 июль 2021, 11:29

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары базаларын үстерүгә 100 млн. сум грант бүленә

Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базаларын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурста катнашуга документлар кабул итү башланды. Быел бу юнәлешкә 100 млн. сум акча бүленгән.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары базаларын үстерүгә 100 млн. сум грант бүленә
Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары базаларын үстерүгә 100 млн. сум грант бүленә

Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базаларын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурста катнашуга документлар кабул итү башланды. Быел бу юнәлешкә 100 млн. сум акча бүленгән.

Авыл кооперативлары дәүләтнең мондый ярдәмен җитештерүне үстерү мөмкинлеге буларак кабул итә.

-Конкурс комиссиясе грантка претендентларның һәр проектын ныклап тикшерәчәк, - диде авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәмил Нуриәхмәтов. – Грантларны җиңгәннәр аларны нәтиҗәле тотыныр, бу базарыбызда эшкәртелгән продукция өлешен арттырырга мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез.

Бүген республикада 350 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы исәпләнә. Аларның күпләре инде аякка баскан һәм грант чаралары ярдәмендә арытабан да үсәргә ниятли.

Чыганак: agriculture.bashkortostan.ru

Фото: produkt.by

 

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары базаларын үстерүгә 100 млн. сум грант бүленә
Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары базаларын үстерүгә 100 млн. сум грант бүленә
Автор:
Читайте нас: