+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
22 июль 2021, 10:49

Юлларны төзекләндерү дәвам итә

23 июльдә юл эшчеләре Уфаның Минһаҗев урамын ремонтлауга керешәчәк. Уфа хакимияте 8 Март урамыннан Чернышевский урамына кадәр участокны яңартырга планлаштыра.     #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Юлларны төзекләндерү дәвам итә
Юлларны төзекләндерү дәвам итә

23 июльдә юл эшчеләре Уфаның Минһаҗев урамын ремонтлауга керешәчәк. Уфа хакимияте 8 Март урамыннан Чернышевский урамына кадәр участокны яңартырга планлаштыра.

"Юл салучылар, шул исәптән, борт ташларын урнаштыру, тротуарларны төзекләндерү эшләрен башкарачак. Юл участогын ремонтлау тәмамланганнан соң, тамга салачаклар ", - дип ачыклык керттеләр шәһәр хакимияте матбугат хезмәтендә.

Ремонтлана торган участоклар квартал саен һәм транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылачак. Контракт буенча подрядчы оешма эшләрне агымдагы елның 30 сентябренә төгәлләргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр каралган. Аның кысаларында быел гына да 16 мең километрдан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк.

Фото: bashinform.ru

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Юлларны төзекләндерү дәвам итә
Юлларны төзекләндерү дәвам итә
Автор:
Читайте нас: