+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 август 2021, 12:33

Читләргә озатабыз да ул...

Русиядә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлеген җитештерү арта, диләр. Шуңа үзебезгә дә җитә, чит илләргә озатырга да кала, диләр илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Читләргә озатабыз да ул...
Читләргә озатабыз да ул...

Русиядә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлеген җитештерү арта, диләр. Шуңа үзебезгә дә җитә, чит илләргә озатырга да кала, диләр илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.

Ведомстводан әйтүләренчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында безнең ил чит базарларга 15 миллиард сумлык азык-төлек саткан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырган 18 процентка күбрәк, дигән сүз. Экспорт күләме 30 миллион тонна булган.

Республикага килгәндә, соңгы мәгълүматлар буенча, без чит илләргә 101,4 миллион долларлык продукция сатканбыз. Республикадан чит төбәкләргә иң күбе май продукциясе озатыла. Экспорт күләмендә ул 64,5 процентны алып тора. Икенче урында иген культуралары килә – 21,6 процент. Май орлыклары, спирт һәм бал экспорт күләменең 5,8 процентын тәшкил итә.

Быел Русия барлыгы 150гә якын илгә авыл хуҗалыгы продукциясен чыгарган. Иң күп сатып алучы – Кытай, аннары Төркия килә. Өченче баскычта – Көньяк Корея.

Әйткәндәй, бездә ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты эшләп килә.

 

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Читләргә озатабыз да ул...
Читләргә озатабыз да ул...
Автор:
Читайте нас: