-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
3 август 2021, 09:50

Һөнәрчеләр бөтенрусия электрон сәүдә платформасына чыкты

Башкортстанның халык-сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшләүче 30дан артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты үзенең уникаль эшләнмәләрен "Осталар ярминкәсе" махсус Русия платформасында сата.

Эшкуарларны тармак электрон маркетплейсына чыгару проекты беренче тапкыр Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты, Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы тарафыннан агымдагы елның гыйнварында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләтеп җибәрелде.

- Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгару проектын гамәлгә ашыру безнең һөнәрчеләр бизнесын үстерү, үсешнең яңа нокталары, маркетплейсның зур аудиториясенә керү өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Җитештерүче сату процессына һәм аны озата баруга вакытны сарыф итми, маркетинг һәм реклама чыгымнары кыскара. Гомумән алганда, бу һөнәрчегә һөнәр белән хобби буларак түгел, ә һөнәри эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Халык кәсепләре үзәге мондый ярдәмне беренче тапкыр күрсәтә. Хезмәт күрсәтү камилләшәчәк, - дип сөйләде Халык-сәнгать һөнәрләре үзәге җитәкчесе Татьяна Сайгина.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Һөнәрчеләр бөтенрусия электрон сәүдә платформасына чыкты
Һөнәрчеләр бөтенрусия электрон сәүдә платформасына чыкты
Автор:
Читайте нас: