+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
21 июль 2021, 09:18

Үзең язган җыр белән бәйгедә катнаш!

19 июльдән Русия мәдәни үзәгенең «Громче» Бөтенрусия музыкаль конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге әгъзалары булган музыкаль төркемнәр яки ялгыз башкаручылар чакырыла.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Үзең язган җыр белән бәйгедә катнаш!
Үзең язган җыр белән бәйгедә катнаш!

19 июльдән Русия мәдәни үзәгенең «Громче» Бөтенрусия музыкаль конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге әгъзалары булган музыкаль төркемнәр яки ялгыз башкаручылар чакырыла.

Үзләре язган җырлар, урыс яки милли телдә җырларның кавер-версияләре фолк-музыка жанрында һәм әлеге юнәлештәге төрле стильләрдә кабул ителә: алар - традицион булмаган фолк, инди-фолк, неофолк, электрик-фолк, фолк-поп, нью-эйдж, фолк-рок, фолк-джаз.

«Громче» музыкаль конкурсы җиңүчесе «Gentle Music» профессиональ студиясендә үзенең җырын яздырачак, «ONErpm Russia» Халыкара музыка компаниясе белән контракт төзү һәм алга таба иҗади үсеш буенча бушлай консультация алачак.

Конкурсның шартлары турында тулырак https://culture.bashkortostan.ru сайтында белергә була.

Фото: stock.adobe.com
 
Үзең язган җыр белән бәйгедә катнаш!
Үзең язган җыр белән бәйгедә катнаш!
Автор:
Читайте нас: