+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 октябрь 2019, 02:33

Бер көндә — 69 мең агач! (“Экология” гомумдәүләт проекты)

Бер көндә — 69 мең агач! (“Экология” гомумдәүләт проекты)

Бер көндә — 69 мең агач! (“Экология” гомумдәүләт проекты)
Русия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр “Яшә, урман!” Бөтенрусия акциясе дәвам итә. Әлеге вакыт кысаларында Башкортстан урманнарын санитар чистарту һәм республика шәһәр һәм авылларында меңнәрчә төп агач утырту планлаштырыла.
Республика көне алдыннан гомумдәүләт проекты кысаларында “Яшел Башкортстан” акциясе дә зур оешканлык белән узды. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге чарада 138 меңнән күбрәк кеше катнашты, шуларның 93 меңнән артыграгы — балалар.
Республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күмәк акциянең оешканлык белән узуын билгеләде һәм шәһәр-районнар халкына зур рәхмәт белдерде.
— “Яшел Башкортстан” акциясе Республика көне алдыннан зур бүләк тә булып тора, — ди Хөкүмәт вице-премьеры һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев.
Аның сүзләренә караганда, акция оештырылган 5 октябрь көнне 69 мең төп төрле агач утыртылган. 396 торак пункты яшелләндерелгән. Гомумән, “Яшел Башкортстан” акциясе республикада яз көне үк игълан ителгән иде. Шушы вакыт дәвамында гомум мәйданы 360 гектардан артык җирдә 178 мең төп агач утыртылды.
5 октябрьдә узган күләмле чара барышында республикада 245 тематик аллея булдырылды. Шулар арасыннан Стәрлетамактагы — "Батырлык", Нефтекамадагы Өрәңге аллеяләре республикада иң озыннары булып исәпләнә. Мәгълүм булуынча, “Сипайлово наратлары”, Тормыш аллеясе, Гаилә аллеясе, Ирек аллеясе, Балалык скверы һәм башка дистәләрчә табигый могҗиза башкортстанлылар күңеленә хуш килде. Әйткәндәй, Сипайлово бистәсендә наратлар утыртуда шәһәр мэры һәм лицей укучылары белән бергә республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Республика җитәкчесе акциянең табигатьне саклауда, әйләнә-тирәлекнең экологиясен сафландыруда һәм, гомумән, патриотик чара да булуын билгеләде. Киләсе язгы акциядә дә башкортстанлыларның зур активлык күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ber-k-nd--69-me-agach-1682/
Читайте нас: