Кайтыгыз, ватандашлар! ("Демография" гомумдәүләт проекты)
Кайтыгыз, ватандашлар!Фото: "Минтруд РБ" "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада "Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Башкортстан Республикасына ирекле күчерүгә ярдәм итү" программасы эшләп килә.
Дәүләт власте органнары вәкилләренең Башкортстан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары белән очрашуы дәвам итә.
Башкортстан дәүләт медицина университетында "Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Башкортстан Республикасына ирекле күчерүгә ярдәм итү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара үтте. Медицина югары уку йортында 1284 чит ил студенты, шул исәптән БДБ илләреннән. 650 студент белем ала.
Студентлар белән республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе булеге начальнигы Альмира Гыйззәтуллина һәм башкалар очрашты.
Программа Башкортстан Республикасына күчеп килүче һәм шушында эшләүче яисә укучы чит ил гражданнарын яклауга юнәлтелгән. Юрий Мельников билгеләп үткәнчә, программада катнашучының төп өстенлеге – РФ гражданлыгын тизләтелгән режимда алу.
Очрашу барышында Альмира Гыйззәтуллина программада катнашу мөмкинлекләре турында бәян итте.
Башкортстан Республикасында хезмәт эшчәнлеге алып бару турында уйланган ватандашлар программада катнашу шартлары белән әлеге министрлык, шулай ук Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтларында таныша ала
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/kaytygyz-vatandashlar/