+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2019, 11:33

АНАЛОГ ТЕЛЕВИДЕНИЕ КҮРСӘТМИ БАШЛАСА НИШЛӘРГӘ?

АНАЛОГ ТЕЛЕВИДЕНИЕ КҮРСӘТМИ БАШЛАСА НИШЛӘРГӘ?

14 октябрьдә, бөтен республика буенча аналог телевидение сүнде¬реләчәк. Бу кабель операторлары абонентлары булмаган кешеләргә кагылачак, алар телевидение каналларын бүлмә антенналары ярдәмендә карый алачак. Үз экраннарында алар телефон номерлары язылган заставканы күрәчәк, алар буенча телевизорны үзгәртеп кору мәсьәләләрен аныклау өчен шалтыратырга кирәк. Федераль каналлар күрсә¬түдән туктаячак, «БСТ» телеканалы юкка чыкмаячак. Моңа кагылышлы сорауларга реформаны оештыручылар «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә җавап бирде.
— Реформа республика халкының 15, күп дигәндә 20 проценты мәнфәгатьләренә кагылачак. Кабельле телевидениене караучы кешеләр өчен бернәрсә дә үзгәрмәячәк, алар сайлаган барлык каналларны караячак. РТРС сайтында санлы тапшырулар сигналы булмаган торак пунктларның исемлеген карарга мөмкин. Бездә кабельле эфир сигналы булмаган берничә торак пункт бар, аларда юлдаш җиһазлары сатып алырга кирәк булачак, — диде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Аналог телевидениесен караучыларның төп контингенты — бакчачылар, 20 канал дача тормышы өчен җитәрлек, дип билгеләп үтте РТРС – РТПЦның Башкортстан филиалы директоры Юрий Матвеев.
Проблеманы хәл итүнең ике юлы тәкъдим ителә: юлдаш җиһазлары, яки санлы кушымта сатып алу. Республикада 6 мең сумлык юлдаш җиһазлары белән тәэмин итә алучы берничә оператор бар. Санлы кушымталарның бәясе — 1 мең сумга кадәр. Алар көнкүреш техникасының барлык кибетләрендә диярлек сатыла, әмма аларны ешрак почта аша сатып алалар. Рәсәй почтасының һәр бүлегендә кушымта, яки аңа заказ бирү мөмкинлеге бар.
Приставкаларны өйгә тоташтыру өчен волонтерлар ярдәмгә килә ала. Бүген республика буенча 3 меңнән артык ирекмән эшли, Уфаның һәр районында — 100дән артык. Алар гариза алганнан соң бер тәүлек эчендә килә. Волонтерлар — нигездә, студентлар, аларның фамилиясе, исеме, фотосурәте һәм оешманың мөһере булган бейджиклары бар.
— Әгәр сез тиешле үзәккә шалтыратмагансыз, ә волонтер үзе килгән икән, димәк, бу — мошенник, — дип аңлатты «Республика волонтерлык үзәге» оешмасы белгече Илья Артамонов. — Тагын шунысы бар: волонтерлар акча алмый, кушымталар сатмый, ә аларны тоташтыра гына.
Борис Мелкоедов хәбәр иткәнчә, 8 меңгә якын кеше дәүләт ярдәме алган да инде. Приставкалар өчен компенсация сорап 2 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән.
Әгәр республикада яшәүчеләрдә сораулар туа икән, колл-үзәкләргә аңлатма сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Колл-үзәкләр бушлай эшли. «Кайнар линия» номерлары: федераль үзәк— 8-800-220-20-02; төбәктәге үзәк — 8-800-347-00-55.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: