+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2019, 11:11

Андрей Назаров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде

Андрей Назаров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде

Андрей Назаров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде
Андрей Назаров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде
14 октябрьдә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров рәислегендә төбәк проектларын гамәлгә ашыру һәм 2019 ел ахырына кадәр өстенлекле бурычлар турында киңәшмә үтте.
30 сентябрьдә Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга бүленгән бюджет акчасын үзләштерүнең тиешле темпта башкарылмавына бәйле берничә проблемалы момент билгеләнде.
Бүген төбәк проектларын гамәлгә ашыру темплары турында Хөкүмәтнең төбәк проект офисы җитәкчесе Айдар Батыргәрәев сөйләде. Бюджет акчасының касса үтәлеше, контрактлар, капиталь төзелеш объектларының әзерлек дәрәҗәсе буенча мәгълүматлар китерелде. Айдар Батыргәрәев шулай ук касса үтәлешенең җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмавын һәм элек эшләнгән бюджет күрсәткечләрен вакытында үтәү буенча «юл карталарын» гамәлгә ашыру кирәклеген билгеләп үтте.
Киңәшмәнең төп сораулары 2019 ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак социаль әһәмияттәге объектларның төзелешенә кагылышлы иде. «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф» һәм «Мәдәният» проектларын гамәлгә ашыру кысаларында төбәк проектлары җитәкчеләре, шулай ук Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Рәмзил Күчәрбаев доклад белен чыгыш ясады.
Кайбер объектлар буенча графиктан артта калуның сәбәпләре әйтелде һәм эшне төгәлләү юллары тәкъдим ителде.
Шулай ук докладлар белән «Экология», «Торак һәм шәһәр мохите», «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектлары җитәкчеләре чыгыш ясады.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров берничә йөкләмә бирде.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Andrey-Nazarov-gomumd-l-t-proektlarin-gam-lg-ashiru-buencha-ki-shm--tk-rde-2090/
Читайте нас: