+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2019, 11:00

Ирекмәннәр игелек тарата ("Мәгариф" гомумдәүләт проекты)

Ирекмәннәр игелек тарата ("Мәгариф" гомумдәүләт проекты)

Ирекмәннәр игелек тарата ("Мәгариф" гомумдәүләт проекты)
Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру масатында 2019 елда "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында "Социаль активлык" төбәк проекты старт алды. Проект чараларының операторы - Республика волонтерлык хәрәкәтенә һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү ресурс үзәге. 2024 елга волонтерлык үзәкләре республиканың барлык шәһәр һәм районнарында барлыкка киләчәк.
Проект Башкортстанда ирекле хәрәкәт үсеше өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм үстерергә ярдәм итәчәк. Бүген муниципаль берәмлекләрнең 35 процентында гына ирекмәнлек хәрәкәтен үстерү өчен кирәкле база бар. Төбәк проектының максаты - 2024 елга республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә волонтерлык үзәкләре булдыру.
Хәзер 308 ирекле ярдәм үзәге мәгариф һәм коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр базасында эшли. Ел ахырына аларның саны 318гә җитәчәк.
Быел "Социаль активлык" төбәк проекты кысаларында Башкортстанның 6 муниципаль берәмлегендә зона ресурс үзәкләре пәйда булачак. Алар Уфа, Нефтекама, Октябрьский, Күмертау, Сибай шәһәрләрендә һәм Дуван районы авылларында оештырылачак.
Республика халкы өчен волонтерлык акцияләре, укыту семинарлары һәм форумнары уза. Гыйнвар-октябрь айларында 600дән артык кеше ирекмәнлек буенча белем бирү семинарларында катнашты, ә 93 кеше әлеге өлкәдә эшләүгә әзерлек үтте һәм тиешле сертификатлар алды. Төбәк проекты кысаларында республика ирекмәннәре төрле форум мәйданчыкларында тәҗрибә уртаклаша.
Быел республика ирекле ярдәмчеләренең иң яхшы тәҗрибәләре «Башкортстан Республикасының иң яхшы 100 ирекмәне (волонтеры)» җыентыгында чагылыш тапкан. Җыентык волонтерлык хәрәкәтенең Республика ресурс үзәге һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү буенча республика үзәге белән берлектә нәшер ителде.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Irekm-nn-r-igelek-tarata-2162/
Читайте нас: