-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2019, 11:03

Республикада аналог тапшырулары туктатылды

Республикада аналог тапшырулары туктатылды

Республикада аналог тапшырулары туктатылды
Башкортстан Республикасы санлы телевидениегә күчте
Хәзер тиешле җайланмалар тоташтырып өлгермәгән кулланучыларга экранда ни өчен республиканың “санлы”га күчүе, моның өчен телевизор хуҗаларына нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат ролигы күрсәтелә.
“Реформа республика халкының 15, күп дигәндә 20 процентына кагыла. 60 процентка якыны – кабель телевидениесе кулланучылар. Кабель телевидениесен караучылар өчен бер нәрсә дә үзгәрми. РТРС сайтында санлы тапшыру сигналы булмаган торак пунктлар исемлеге белән танышырга мөмкин. Бездә кабель эфир сигналы булмаган берничә торак пункт бар, анда юлдаш җайланмасын сатып алырга кирәк”, - дигән иде Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Аз тәэмин ителгән гражданнарга – айлык бала пособиесе алучыларга һәм пенсиясенә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларга санлы эфир яки юлдаш телевидениесен кабул итү өчен җайланма сатып алуга һәм куюга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Сигез меңгә якын кеше дәүләт ярдәме алды инде. Ике меңгә якын кеше приставкалар буенча компенсация сорап мөрәҗәгать итте.
Башкортстанда яшәүчеләр теләсә кайсы вакытта 8 (800) 347 00-55 “кайнар элемтә” шалтыратып, тулырак мәгълүмат ала, волонтерлар ярдәмен сорый ала.
Читайте нас: