"Үсеш ноктасы" укучыларның 70 процентын колачлаячак
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча булдырыла торган "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре 2024 елга Башкортстан укучыларының кимендә 70 процентын колачлаячак. 2023 елга 380нән артык яңа үзәк ачылачак, дип хәбәр итте республика мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хажин.
"Быел без санлы һәм гуманитар профильдәге 133 мәгариф үзәген төзибез, алар 60 мең укучыны үз эченә алачак. 2020 елдан 2022 елга кадәр 138 мең укучыны кертеп, тагын 249 үзәк ачылачак, "Мәгариф" проекты буенча эш алып барыла", - диде Айбулат Хаҗин.
2019 елда бер "Үсеш ноктасы"н җиһазландыру 1,6 миллион сумга төште, бу суммага җиһазлар сатып алу һәм кабинетларны рәсмиләштерү керә. Үзәкләрдә шахмат, технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм информатика дәресләре, шулай ук өстәмә белем бирү дәресләре каралган. Укучылар проект һәм тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә ала.
Яңа үзәкләр өчен укытучылар махсус әзерлек уза. "Хәзерге вакытта укуларны технология укытучылары тәмамлады, ул ике этапта узды - дистанцион һәм көндез. Анда алар җиһазлар һәм белем бирү программалары үзләштерде. Быел шулай ук тормыш иминлеге нигезләре һәм информатика укытучылары да белем алачак", - диде министр вазыйфасын башкаручы.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/sesh-noktasi-ukuchilarni-70-protsentin-kolachlayachak-2447/