+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2019, 10:46

Яман шеш иртә стадиядә ачыкланырга тиеш!

Яман шеш иртә стадиядә ачыкланырга тиеш!

Яман шеш иртә стадиядә ачыкланырга тиеш!
“Табибларга онкологияне иртә стадиядә ачыклаган өчен 5 мең сум акча түләвебез яхшырак булыр, соңыннан яман шеш белән авыручыларны дәвалауга миллионнарча сум түккәнче”,- диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате”нең “Юматово” шифаханәсендә узган күчмә утырышында.
Бу көнне медикларга “Земство докторы” һәм “Земство фельдшеры” программалары буенча сертификатлар тапшырылды, шулай ук берничә медицина хезмәткәренә яман шеш авыруын иртә стадиядә ачыклаган өчен 5 мең сум күләмендә премияләр тапшырылды.
БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин әйтүенчә, федераль бюджетта беренчел звено медикларның хезмәт хакларын күтәрү максатына киләсе ел өчен 50 миллиард сум акча бүленәчәк.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Yaman-shesh-irt-stadiyad-achiklanirga-tiesh-2855/
Читайте нас: