+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2019, 11:22

Картаюны дәвалап була! (“Демография” гомумдәүләт проекты)

Владимир Путинның “Демография” гомумдәүләт проектын кысаларында республикада гомер озынлыгын озайту буенча җитди чаралар күрелә.

Картаюны дәвалап була! (“Демография” гомумдәүләт проекты)
Владимир Путинның “Демография” гомумдәүләт проектын кысаларында республикада гомер озынлыгын озайту буенча җитди чаралар күрелә.
Русиядә гериатрия хезмәте күптән түгел генә үсешә башлады, һәм Башкортстан — профильле федераль пилотка кергән беренче төбәкләрнең берсе.
Шулай да республикада гериатрия хезмәтенең системалы үсеше турында сөйләшү шактый катлаулы. Алты бүлектә ачылган 175 махсус койканың 60ы, ягъни бөтен базаның өчтән бере, дәүләтнеке булмаган учреждениедә — Уфаның «РЖД-Медицина» шәхси клиник дәваханәсендә эшли. Табиб-гериатрлар җитешми. Алар һәр поликлиникада һәм һәр үзәк дәваханәдә дә булырга тиеш, ди белгечләр. Ә алар бөтен республикага 49 гына, шуларның 39ы поликлиникаларда, калганнары стационарда эшли.
—Башкортстан дәүләт медицина университеты әлеге эшчәнлек төренә лицензия алды, без федераль үзәкләрдә үз укытучыларыбызны укыттык һәм хәзер мөстәкыйль эшли алабыз, — дип хәбәр итә уку йорты проректоры Виталий Викторов. — Өстәвенә, терапевтларга яки беренчел звеноның башка белгечләренә әзерләү өчен озак булмаган курсны тыңлау гына җитә. Гериатрлар укытуны ординатура аша да алып барабыз. Бу бик мөһим момент: кагыйдә буларак, өлкән яшьтәге пациентлар белән өлкән яшьтәге табиблар эшли. Ә без бу максатлар өчен яңа белемнәр һәм табиблар компетенцияләре алуга тотылган яшь, максатчан, табиблар әзерли башладык. Хәтта белгечләр һәр поликлиника һәм дәваханә өчен кирәк булса да, БДМУ алар белән бөтен республиканы тәэмин итәргә әзер.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Kartayuni-d-valap-bula-3208/
Читайте нас: