+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2019, 06:48

Башкортстан - рейтингның өченче баскычында

Мәскәү шәһәре Владимир Путинның “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указын гамәлгә ашыру турында матбугатта ешрак язган төбәкләрнең сентябрь рейтингын җитәкләде. Бу хакта "Медиалогия" компаниясе үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре сөйли. Рейтингның икенче баскычында - Краснодар крае. Башкортостан Республикасы - өченче урында.Рейтингта беренче унлыкка, шулай ук, Приморье крае, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Төмән, Мәскәү һәм Самара өлкәләре, Татарстан Республикасы керде. Башкала Мәскәү мэры Сергей Собянинның Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуын матбугатта яктырту нәтиҗәсендә рейтингта лидерлыкка эләккән. Ул вакытта башкала башлыгы инвестицияләрнең артуы, балалар һәм өлкәннәр үлеменең кимүе, шулай ук Мәскәүдә сәламәтлек саклауны модернизацияләү турында хәбәр итте. Матбугат чараларында Башкортстанда авыл мәктәпләре базасында 133 “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге эшли башлау турында күбрәк язылды. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга 208,5 миллион сум акча үзләштерелде. Шулай ук, мәгълүмат чаралары “Экология” проекты кысаларында урман янгыннары техникасын сатып алуга төбәк проекты кысаларында өстәмә 34,5 миллион сум акча алу турында да язды. Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-reytingni--chenche-baskichinda-3296/

Мәскәү шәһәре Владимир Путинның “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указын гамәлгә ашыру турында матбугатта ешрак язган төбәкләрнең сентябрь рейтингын җитәкләде. Бу хакта "Медиалогия" компаниясе үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре сөйли.
Рейтингның икенче баскычында - Краснодар крае. Башкортостан Республикасы - өченче урында.Рейтингта беренче унлыкка, шулай ук, Приморье крае, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Төмән, Мәскәү һәм Самара өлкәләре, Татарстан Республикасы керде.
Башкала Мәскәү мэры Сергей Собянинның Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуын матбугатта яктырту нәтиҗәсендә рейтингта лидерлыкка эләккән. Ул вакытта башкала башлыгы инвестицияләрнең артуы, балалар һәм өлкәннәр үлеменең кимүе, шулай ук Мәскәүдә сәламәтлек саклауны модернизацияләү турында хәбәр итте.
Матбугат чараларында Башкортстанда авыл мәктәпләре базасында 133 “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге эшли башлау турында күбрәк язылды. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга 208,5 миллион сум акча үзләштерелде. Шулай ук, мәгълүмат чаралары “Экология” проекты кысаларында урман янгыннары техникасын сатып алуга төбәк проекты кысаларында өстәмә 34,5 миллион сум акча алу турында да язды.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-reytingni--chenche-baskichinda-3296/
Читайте нас: