+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2019, 06:55

Башкортстанда интеллектуаль транспорт системасы эшли башлаячак

Ил Президенты Владимир Путинның “Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда Башкортстанда хәрәкәт белән идарә итү үзәген һәм акыллы светофорларны үз эченә алган интеллектуаль транспорт системасы эшли башлаячак. Бу хакта Уфада узган матбугат конференциясендә республиканың транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансур Низакаев хәбәр итте. - "Росавтодор" Русиянең Транспорт министрлыгы ярдәмендә интеллектуаль транспорт системасы проектларын сайлап алу методикасын эшли. Әлеге методика агымдагы ел ахырына кадәр эшләнәчәк, 2020 елның 1 апреленә кадәр ул расланачак. Без бу ел ахырына проектны структуралаштырырга һәм аны киләсе елда гамәлгә ашыра башларга планлаштырабыз", - диде Мансур Низакаев. Аның сүзләренә караганда, юлларга һәм юл-транспорт һәлакәтләренә онлайн-мониторинг үткәрү өчен ситуацион үзәк булдырылачак. Системага юл кагыйдәләрен бозуларны теркәү камералары да кергән. - Без, шулай ук, Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә интеллектуаль светофорлар кертергә планлаштырабыз, - диде ул.

Ил Президенты Владимир Путинның “Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда Башкортстанда хәрәкәт белән идарә итү үзәген һәм акыллы светофорларны үз эченә алган интеллектуаль транспорт системасы эшли башлаячак.
Бу хакта Уфада узган матбугат конференциясендә республиканың транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансур Низакаев хәбәр итте.
- "Росавтодор" Русиянең Транспорт министрлыгы ярдәмендә интеллектуаль транспорт системасы проектларын сайлап алу методикасын эшли. Әлеге методика агымдагы ел ахырына кадәр эшләнәчәк, 2020 елның 1 апреленә кадәр ул расланачак. Без бу ел ахырына проектны структуралаштырырга һәм аны киләсе елда гамәлгә ашыра башларга планлаштырабыз", - диде Мансур Низакаев.
Аның сүзләренә караганда, юлларга һәм юл-транспорт һәлакәтләренә онлайн-мониторинг үткәрү өчен ситуацион үзәк булдырылачак. Системага юл кагыйдәләрен бозуларны теркәү камералары да кергән.
- Без, шулай ук, Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә интеллектуаль светофорлар кертергә планлаштырабыз, - диде ул.
Читайте нас: