+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2019, 11:53

Туймазы дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Туймазы дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Туймазы дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында 2019-24 елларда тормышка ашырыла.
Проект сәламәтлек саклау өлкәсендәге сигез юнәлешне үз эченә ала: беренчел медицина ярдәме, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына ярдәмне камилләштерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүне үстерү, медицина белгечләре әзерләү, сәламәтлек саклауны санлаштыру, дәүләт медицина үзәкләрен һәм медицина туризмын үстерү, 2024 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү.“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикабызның медицина оешмаларына даими яңа заманча җиһазлар кайтарыла башлады. Мәсәлән, октябрь ахырында Туймазы район үзәк дәваханәсенә “Башкортстан Республикасының мәгълүмати-аналитик системасы” белән бәйләнеш каналларының криптография яклавын оештыру максатында махсус җиһазлар кайтарылды: 7 берәмлек VIPNet Coordinator HW1000 , 5 берәмлек VIPNet Coordinator HW100.
Исегезгә төшерәбез: “Сәламәт саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан алдагы алты елда федераль бюджеттан 16,5 миллиард сум ярдәм алачак. Бу акча инфаркт һәм рак белән көрәшкә, яңа поликлиникалар һәм ФАПлар төзүгә кулланылачак. 4,9 миллиард сумны республика агымдагы елда ук алачак. Аның 666 миллион сумы медицина онкология оешмаларын яңача җиһазлауга юнәлтеләчәк. 2020 елда бу максатка чыгымнар 1 миллиард сумны узарга тиеш.
Источник https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Tuymazi-d-vahan-sen-ya-a-i-azlar-kaytti-4130/
Читайте нас: