+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2019, 11:44

Атнасына дүрт тапкыр кино!

Атнасына дүрт тапкыр кино!

Атнасына дүрт тапкыр кино!
Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.
Күптән түгел Балтач районында яңа кино залы ачылды. Моның өчен “Мәдәният” проекты кысаларында муниципалитет 5 миллион сум грант алды.
Кино залы урындагы Мәдәният сараенда урнашкан һәм 250 урынга исәпләнгән. Анда тиешле җиһазлар куелган. Хәзер балтачлылар атнасына дүрт тапкыр яңа кино карап хозурлана ала.
Авыл халкына күрсәтелгән тәүге фильм Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән “Сестренка” булды. Ул җыелучылар күңеленә хуш килде.
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Atnasina-d-rt-tapkir-kino-5505/
Читайте нас: