+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2019, 11:58

Төбәкләргә инвестицияләр — киләчәккә инвестицияләр

Төбәкләргә инвестицияләр — киләчәккә инвестицияләр

Төбәкләргә инвестицияләр — киләчәккә инвестицияләр
Төбәкләргә инвестицияләр — киләчәккә инвестицияләр
Республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров Русия төбәкләренә инвестицияләр җәлеп итү буенча үзәк җитәкчесе Александр Галушко белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
7 ноябрьдә Башкортстан Республикасы делегациясе Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров җитәкчелегендә Мәскәүдә узучы “Төбәкләргә инвестицияләр — киләчәккә инвестицияләр" форумында катнашты. Форум илнең социаль-икътисади үсешенең төп темасына — гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга багышланды.
Чарада Федерация Советы әгъзалары, профильле федераль министрлыклар вәкилләре, Федерация субъектлары башлыклары, үсеш институтлары, эре халыкара компанияләр җитәкчеләре һәм башка чит ил инвесторлары катнашты.
Валентина Матвиенко билгеләп үтүенчә, үткән ел нәтиҗәләре буенча Русия турыдан-туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча Европаның беренче ун иле арасында үз позициясен ныгыткан. Антон Силуанов әйтүенчә, Русиянең төрле төбәкләрендә инвесторларга акча кертүгә комачаулаучы артык таләпләр 2021 елга тулысынча бетереләчәк.
Пленар сессия ахырында Андрей Назаров һәм вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов Русия төбәкләренә инвестицияләрне җәлеп итү буенча үзәк җитәкчесе Александр Галушко белән Башкортстанның перспективалы инвестпроектларын алга этәрү һәм халыкара инвесторларны җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Шулай ук, форум кысаларында потенциаль инвесторлар белән сөйләшүләр алып барылды.
Фото: pravitelstvorb.ru/
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/T-b-kl-rg-investitsiyal-r--kil-ch-kk-investitsiyal-r-6820/
Читайте нас: