+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2019, 11:30

Яңа компьютерлар ашыгыч ярдәм хезмәтенә ярдәм итәчәк!

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың 345 ашыгыч ярдәм бригадасы дәүләт мәгълүмат системасының мобиль автоматлаштырылган эш урынына керү мөмкинлеге булган планшет компьтерлары алды.2019 елда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” төбәк программасы кысаларында республиканың ашыгыч ярдәм бригадаларын планшет компьютерлары белән тәэмин итү турында дәүләт контракты төзелде. Планшетлар ярдәмендә медицина хезмәткәрләре онлайн режимда кабул итәчәк, чакыруга барганда юлда ук кешенең авыру тарихы белән танышачак, беренчел медицина документациясен тутырачак, дәваханәне пациентның хәле һәм кирәкле ярдәм хакында искәртәчәк. Үз чиратында, дәваханәләрдә каза күрүчене кабул итәргә алдан ук әзер булачаклар, ашыгыч хәлләрдә бу гомерләрне коткарып калырга мөмкинлек бирәчәк.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан Автор: Ләйсән Якупова Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ya-a-kompyuterlar-ashigich-yard-m-hezm-ten-yard-m-it-ch-k-10438/

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың 345 ашыгыч ярдәм бригадасы дәүләт мәгълүмат системасының мобиль автоматлаштырылган эш урынына керү мөмкинлеге булган планшет компьтерлары алды.2019 елда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” төбәк программасы кысаларында республиканың ашыгыч ярдәм бригадаларын планшет компьютерлары белән тәэмин итү турында дәүләт контракты төзелде. Планшетлар ярдәмендә медицина хезмәткәрләре онлайн режимда кабул итәчәк, чакыруга барганда юлда ук кешенең авыру тарихы белән танышачак, беренчел медицина документациясен тутырачак, дәваханәне пациентның хәле һәм кирәкле ярдәм хакында искәртәчәк. Үз чиратында, дәваханәләрдә каза күрүчене кабул итәргә алдан ук әзер булачаклар, ашыгыч хәлләрдә бу гомерләрне коткарып калырга мөмкинлек бирәчәк.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан
Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ya-a-kompyuterlar-ashigich-yard-m-hezm-ten-yard-m-it-ch-k-10438/
Читайте нас: