+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2019, 11:15

Ничек төбәк башлыгының киңәшчесе булырга?

"Ел студенты" премиясе җиңүчеләре бер елга төбәк башлыкларының киңәшчесе була ала. “Русия - мөмкинлекләр иле” платформасы кысасында "Ел студенты" Русия милли премиясе номинацияләрендә җиңүчеләр иҗтимагый башлангычларда төбәк башлыклары киңәшчеләре вазифасына тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Ростов өлкәсенең яшьләр сәясәте комитеты рәисе Юрий Лескин хәбәр итте. “Ел студенты” премиясендә гран-при яулаучы, бер елга яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесенең киңәшчесе итеп билгеләнә. Төбәк башлыкларына номинацияләрдә беренче, икенче һәм өченче урын алучы егет-кызларга игътибар итәргә һәм кадрлар резервына, киңәшмә консультатив органнарга кертергә киңәш ителәчәк", - дип хәбәр итте Лескин. "Ел студенты" Русия милли премиясендә быел шәхси номинацияләрдә 270 катнашучы һәм Русия югары уку йортларының 95 студентлар берләшмәсе теркәлгән. Чарада илнең 55 төбәгеннән 600 студент катнашты. 2019 елда "Ел студенты" Русия милли премиясен оештыручылар: РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Ростов өлкәсе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, "Русия яшьләр берлеге" бөтенрусия иҗтимагый оешмасы, "Русия-мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы. "Русия - мөмкинлекләр иле" платформасы РФ Президенты инициативасы буенча 2017 елның октябрендә Сочида яшьләр һәм студентлар бөтендөнья фестивалендә эшли башлады. Платформа инициативаларны алга этәрүгә ярдәм итүче мәгариф, кадрлар һәм социаль проектларны берләштерә. 2018 елның маенда платформаны үсештерү өчен шундый ук исемдәге автоном коммерцияле булмаган оешма эшли башлады. Автор : Гөлнур Исламова Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Nichek-t-b-k-bashligini-ki-shchese-bulirga-12891/

"Ел студенты" премиясе җиңүчеләре бер елга төбәк башлыкларының киңәшчесе була ала.
“Русия - мөмкинлекләр иле” платформасы кысасында "Ел студенты" Русия милли премиясе номинацияләрендә җиңүчеләр иҗтимагый башлангычларда төбәк башлыклары киңәшчеләре вазифасына тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Ростов өлкәсенең яшьләр сәясәте комитеты рәисе Юрий Лескин хәбәр итте.
“Ел студенты” премиясендә гран-при яулаучы, бер елга яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесенең киңәшчесе итеп билгеләнә. Төбәк башлыкларына номинацияләрдә беренче, икенче һәм өченче урын алучы егет-кызларга игътибар итәргә һәм кадрлар резервына, киңәшмә консультатив органнарга кертергә киңәш ителәчәк", - дип хәбәр итте Лескин.
"Ел студенты" Русия милли премиясендә быел шәхси номинацияләрдә 270 катнашучы һәм Русия югары уку йортларының 95 студентлар берләшмәсе теркәлгән. Чарада илнең 55 төбәгеннән 600 студент катнашты.
2019 елда "Ел студенты" Русия милли премиясен оештыручылар: РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Ростов өлкәсе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, "Русия яшьләр берлеге" бөтенрусия иҗтимагый оешмасы, "Русия-мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
"Русия - мөмкинлекләр иле" платформасы РФ Президенты инициативасы буенча 2017 елның октябрендә Сочида яшьләр һәм студентлар бөтендөнья фестивалендә эшли башлады. Платформа инициативаларны алга этәрүгә ярдәм итүче мәгариф, кадрлар һәм социаль проектларны берләштерә. 2018 елның маенда платформаны үсештерү өчен шундый ук исемдәге автоном коммерцияле булмаган оешма эшли башлады. Автор : Гөлнур Исламова Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Nichek-t-b-k-bashligini-ki-shchese-bulirga-12891/
Читайте нас: