Уфада "Безнең бренд" фестивале ачылачак.Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше безнең төбәк өчен аеруча актуаль, чөнки Башкортстан элек-электән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча илдә алдынгы урыннарда булды. Бу җәһәттән Башкортостанда оештырылган чаралар да моңа ачык мисал.20-23 ноябрьдә Уфаның ВДНХ-Экспо күргәзмәләр залында IV “Безнең бренд” фестивале үтәчәк. Анда илнең 19 төбәгеннән 130 компаниянең катнашуы көтелә. Республикадан чарада катнашу өчен 30 фермер хуҗалыгы сайланган.Җиңүчеләр 10 номинация буенча билгеләнәчәк. Аеруча азык-төлек җитештерүчеләргә зур игътибар биреләчәк.#Национальныепроекты #Нацпроекты #Региональныепроект
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bezne-brend-i-i-n-rne-bilgel-yach-k-13699/