-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2019, 11:10

Фестивальгә рәхим ит!

22 ноябрьдә Уфаның Шәһәр мәдәният йортында Башкортстанның фин-угыр халыклары фестивале узачак. Анда республиканың фольклор-этнографик ансамбльләре, вокаль коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук Марий-Эл, Мордовия, Удмуртиядән дә кунаклар көтелә. Чара 19.00 сәгатьтә башлана. Моннан алда, 15.00 сәгатьтә, БР Халыклар дуслыгы йортында “Башкортстан Республикасының фин-угыр халыклары ассамблеясы”ның отчет-сайлау җыелышы үтәчәк. “Мәдәният” милли проекты кысаларында республикада халыклар дуслыгын саклау, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтен пропагандалау максатыннан күп эшләр башкарыла. 23 ноябрьдә Кырмыскалы районының Илтирәк авылында билгеле мәгърифәтче, галим, мордва-эрзи халыклары өчен беренче әлифба авторы Авксентий Юртовның тууына 165 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак.

22 ноябрьдә Уфаның Шәһәр мәдәният йортында Башкортстанның фин-угыр халыклары фестивале узачак.
Анда республиканың фольклор-этнографик ансамбльләре, вокаль коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук Марий-Эл, Мордовия, Удмуртиядән дә кунаклар көтелә. Чара 19.00 сәгатьтә башлана.
Моннан алда, 15.00 сәгатьтә, БР Халыклар дуслыгы йортында “Башкортстан Республикасының фин-угыр халыклары ассамблеясы”ның отчет-сайлау җыелышы үтәчәк.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында республикада халыклар дуслыгын саклау, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтен пропагандалау максатыннан күп эшләр башкарыла. 23 ноябрьдә Кырмыскалы районының Илтирәк авылында билгеле мәгърифәтче, галим, мордва-эрзи халыклары өчен беренче әлифба авторы Авксентий Юртовның тууына 165 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак.
Читайте нас в