Шушы көннәрдә “Россия студенческая” форумы үтте.
Анда катнашучы студентларның берсе илнең фән һәм югары белем министры Михаил Котюковка “Русиядә югары белем өчен ишекләр кирәгеннән артык ачык” дип зарланды. Аның әйтүенчә, илдә югары белем алу мөмкинлекләрен чикләргә кирәк. Университетларга абитуриентлар елдан-ел күбрәк килә һәм “белгечлек түгел, ә диплом алырга теләүчеләр” саны гына арта бара дигән фикерен җиткерде студент кыз.
“Чыгарылыш укучыларының барсы да университетларга бара дигән фикер йөри. Әмма бу алай түгел, – дип җавап бирде аңа Котюков. – Ихтимал, кайсыбер шәһәрләрдә бу күренеш киңрәк таралгандыр. Ләкин ил буенча алганда, бакалавриаттагы урыннар саны 11 сыйныфларның 55 проценты өчен генә каралган. Бу нисбәт киләчәктә дә сакланачак. Шулай да университетка укырга керү мөмкинлеге биргән түбән балларга карата таләпләр ел саен артачак”.
Министр әйтүенчә, вузга укырга керү этәргече булып диплом түгел, ә белем алу теләге булырга тиеш. Аннары, тиешле әзерлек дәрәҗәсе булмаган абитуриентларны вузларга кабул итәргә һәм “мәктәптә өйрәнмәгәннәрен өйрәтеп бетәргә” кирәкми дип исәпли ул. Чөнки югары уку йортларының төп максаты яхшы белгечләр әзерләү булырга тиеш, ди Котюков.
Әйткәндәй, югары һәм урта белем бирү йортларында үз һөнәренең остасы булачак белгечләр әзерләү “Мәгариф” милли проекты юнәлешләренең берсе булып тора.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Vuzlarda-urinnar-sanin-kimeterg-kir-kme-17302/