+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2019, 11:45

Башкортстан укытучысы ил күләмендә җиңү яулады

Уфаның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Габитова “Укытучы-новатор” исемен алды.12-15 ноябрьдә Мәскәүдә туган телләр, шул исәптән урыс теле укытучыларының Бөтенрусия осталык дәресе узды. Анда Уфа шәһәре 7нче мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2019” төбәкара конкурсы җиңүчесе Гөлшат Габитова “Укытучы-новатор” номинациясендә җиңү яулады.Туган телләр, шул исәптән урыс теле укытучыларының Бөтенрусия осталык дәресе 2007 елдан бирле үткәрелә. Чараның максаты — Русия халыкларының телләрен һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү. Мөһим чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашты.Быел бәйгедә илнең 23 субъектыннан финалчылар катнашты.“Укытучы-новатор”, “Укытучы – мастер”, “Укытучы – дебютант”, “Туган телләр белән кызыксынуны формалаштыру өчен” (мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен), “Русия Федерациясенең аз санлы халыклары телләре укытучысы” номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.Әлеге мәртәбәле бәйгегә республика укучылары да чакырылган иде. Илеш районының Бишкурай мәктәбе һәм Зианчура районының Яныбай мәктәбе укучылары, зур осталык күрсәтеп, төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан. Автор: Зөлфия Фәтхетдинова Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-ukituchisi-il-k-l-mend--i--yauladi-18225/

Читайте нас: