+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2019, 11:25

Иң затлы рояль кайтты!

“Милли проектлар”ның моңлы коралы кайда урнашты? Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенә яңа Steinway & Sons рояле кайтып урнашты. Киң билгеле фирмада эшләнгән уен коралы Зур залда урын алды. Бу кадәр затлы уен коралын “Мәдәният” мили проекты кысаларында “Мәдәни мохит” төбәк программасы нигезендә алып куйдылар. Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Steinway & Sons рояльләре үзләренең бик тә моңлы һәм ягымлы яңгырашы белән аерылып тора. Бу затлы уен коралы бик кыйммәт тә. Яңа ел тугач, 9 гыйнварда филармониягә аны көйләүче килә. Бу оста шушы фирма белгече. Ә инде 15 гыйнварда тамашачылар аннан яңгыраган көйләрне тыңлыйалачак. Беренче булып бу рояль артына утырып киң билгеле музыкант, Русиянең халык артисты Николай Луганский уйнаячак. Автор : Алсу Төхвәтуллина Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/I-zatli-royal-kaytti-19256/

“Милли проектлар”ның моңлы коралы кайда урнашты?
Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенә яңа Steinway & Sons рояле кайтып урнашты.
Киң билгеле фирмада эшләнгән уен коралы Зур залда урын алды. Бу кадәр затлы уен коралын “Мәдәният” мили проекты кысаларында “Мәдәни мохит” төбәк программасы нигезендә алып куйдылар.
Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Steinway & Sons рояльләре үзләренең бик тә моңлы һәм ягымлы яңгырашы белән аерылып тора. Бу затлы уен коралы бик кыйммәт тә.
Яңа ел тугач, 9 гыйнварда филармониягә аны көйләүче килә. Бу оста шушы фирма белгече. Ә инде 15 гыйнварда тамашачылар аннан яңгыраган көйләрне тыңлыйалачак. Беренче булып бу рояль артына утырып киң билгеле музыкант, Русиянең халык артисты Николай Луганский уйнаячак. Автор : Алсу Төхвәтуллина Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/I-zatli-royal-kaytti-19256/
Читайте нас: