Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максаында Башкортстанда "Демография" дәүләт проекты кысаларында 2020 елга кадәр өч яшьтән кечерәк балалар өчен 7 мең урынлык 43 балалар бакчасы төзеләчәк.Бу максатларга 4,5 миллиард сум акча тотынылачак.1470 урын ике яшькә кадәр балалар өчен оештырылачак, учреждениеләрне капиталь ремонтлау исәбенә 5 мең 439 урын булдырылачак.Республиканың Мәгариф министрлыгы 2021 елга өч яшькә кадәр балаларны урыннар белән тәэмин итеп бетерергә ниятли. Шулай ук, 2020-24 елларда ел саен бюджеттан бүленгән субсидияләр исәбенә шәхси балалар бакчаларында ким дигәндә биш төркем ачу планлаштырыла."Демография" дәүләт проектына "Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме", "Хатын-кызларның мәшгульлеген тәэмин итү", " Өлкән буын", "Халык сәламәтлеген ныгыту", "Спорт - тормыш нормасы" федераль проектлары керә. Аны гамәлгә ашыруга 3,1 триллион сум акча бүленә.#нацпректы #национальныепроекты; #нацпроекты;#региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан