+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2019, 11:20

Җәяү йөрмәссез, абый-апалар!

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен дәваханәләргә төрле тикшерүләргә бушлай махсус оештырылган мобиль бригадалар йөртә башлады, дип хәбәр итәләр Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан.- «Демография» гомумдәүләт проекты ярдәмендә өлкән буын кешеләренә медицина хезмәте күрсәтү сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күчә, — дип билгеләп үтте министрлыкның матбугат секретаре Роза Кузьменко. — Бүгенге көндә картлар һәм психоневрология интернатлары хезмәткәрләреннән мобиль бригадалар, аларга автомобильләр беркетелгән, шулай ук медицина хезмәткәрләре белән 160тан артык өлкән кешене тикшерүгә алып барды.2024 ел ахырына кадәр мондый мобиль бригадалар тарафыннан республикада яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең 45 процентын колачлау планлаштырыла.Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстанда хәзер 65 яшьтән өлкәнрәк 222 мең авыл кешесе исәпләнә.Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Демография» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында автотранспорт сатып алу өчен республикага федераль бюджеттан 34,2 млн. сум бүлеп бирелгән.Август аенда 18 микроавтобус сатып алынды. Алар барысы да инвалид коляскалары белән салонга керү өчен электр күтәргечләре белән җиһазландырылган.#нацпректы #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан Автор: Ризида Валитова Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/ya-y-rm-ssez-abiy-apalar-20347/

Читайте нас: