+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2019, 11:20

Уфада "5000 остаханә" лабораториясе ачылды

Уфаның радиоэлектроника, телекоммуникация һәм иминлек колледжында тантаналы шартларда «5000 остаханә» лабораториясе ачылды. Бу Башкортстанда "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган «Яшь профессионаллар» федераль проект нәтиҗәсендә мөмкин булды.Остаханәләрне төзүгә 40 миллион сумга якын акча тотылган, шуның 28,5 миллион сумы - федераль бюджеттан, 7,8 миллион сумы - республикадан һәм 3 миллион сумы - бюджеттан тыш акчалардан.2024 елга кадәр илдә шундый 5 мең остаханә булдырылачак. 2024 елга кадәр Башкортстанда 55 остаханә оештырылыр дип планлаштырыла.- Бүген Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм иминлек колледжында югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган 5 остаханә ачылды, демонстрацион имтиханнар уздыру өчен мәйданчыклар булдырылды, - дип хәбәр иттеләр Башкортстанның мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтеннән.Лабораторияләрне ачу тантанасында "Киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен мәгариф оешмаларының матди-техник базасын үстерүгә дәүләт ярдәме" темасына "түгәрәк өстәл" оештырылды. Автор: Ример Насретдинов Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ufada-5000-ostahan--laboratoriyase-achildi-23228/

Читайте нас: