+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2019, 11:40

Авыр чирлеләр өчен чит илдән дарулар кайтарырлармы?

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының табиблар комиссиясе Русиядә теркәлмәгән чит ил дарулары таләп ителгән балаларның икенче чиратын булдырды. Препаратлар РФгә 2020 елның беренче кварталында кайтыр дип көтелә. Моны “Русия киләчәге. Милли проектлар” порталына министрлык матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Көз башында премьер-министр Дмитрий Медведев авыр чирле балалар өчен Русиядә теркәлмәгән 11.2 мең кап чит ил даруларын сатып алу өчен 26 миллион сум акча бүлүне йөкләде. Мәскәүнең эндокрин заводы беренче чират балалар (аларның кулларында нәкъ шул препарат таләп ителгәнне раслаган документ булган) өчен дарулар закупкасын оештырды. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Вероника Скворцова беренче чиратка 550 бала кергәнлеген әйтеп үтте. 26 ноябрьгә булган мәгълүматларга ярашлы, закупка 95% тәмамланган. “Икенче чират формалашкан, төбәкләргә дарулар кайту 2020 елның 1 кварталында көтелә”, - диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Автор : Альфия Шакирьянова Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Avir-chirlel-r-chen-chit-ild-n-darular-kaytarirlarmi-24640/

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының табиблар комиссиясе Русиядә теркәлмәгән чит ил дарулары таләп ителгән балаларның икенче чиратын булдырды. Препаратлар РФгә 2020 елның беренче кварталында кайтыр дип көтелә. Моны “Русия киләчәге. Милли проектлар” порталына министрлык матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Көз башында премьер-министр Дмитрий Медведев авыр чирле балалар өчен Русиядә теркәлмәгән 11.2 мең кап чит ил даруларын сатып алу өчен 26 миллион сум акча бүлүне йөкләде. Мәскәүнең эндокрин заводы беренче чират балалар (аларның кулларында нәкъ шул препарат таләп ителгәнне раслаган документ булган) өчен дарулар закупкасын оештырды. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Вероника Скворцова беренче чиратка 550 бала кергәнлеген әйтеп үтте. 26 ноябрьгә булган мәгълүматларга ярашлы, закупка 95% тәмамланган.
“Икенче чират формалашкан, төбәкләргә дарулар кайту 2020 елның 1 кварталында көтелә”, - диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Автор : Альфия Шакирьянова Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Avir-chirlel-r-chen-chit-ild-n-darular-kaytarirlarmi-24640/
Читайте нас: