+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2019, 11:45

Максатлары - помидор, татлы борыч, баклажан үстерү

"Бүздәк" хуҗалыгы тагын да үсешәчәк.Русия Президентының май указларын үтәү максатында гомумдәүләт проектлары кысаларында билгеләнгән авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше республикада бик күп башлангычларга юл салды. Шул ук вакытта, булган хуҗалыкларның эшен тагын да камилләштерү өчен дә бу башлангыч ныклы ярдәм булды.“Бүздәк” теплица хуҗалыгы үстергән яшелчәләр республикада гына түгел, Русиядә киң билгеле. Әлеге крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы урынбасары Шафоат Хәбибрахманова билгеләвенчә, хуҗалык 2011 елда төзелә башлаган.Бүген анда кыярлар Голландия ысулы белән үстерелә. Бүген хуҗалык бер квадрат метрдан 100-120 килограмм уңыш җыеп алуга ирешкән.Җитәкче билгеләвенчә, киләчәктә помидор, татлы борыч, баклажан үстерү дә планлаштырыла. Әлеге башлангычка республика Башлыгы Радий Хәбиров та ярдәм итәчәген билгеләде. Автор: Гөлия Мөгаллимова Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Maksatlari-pomidor-tatli-borich-baklagan-ster-23847/

Читайте нас: