+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2019, 11:35

Донор органнар көтүчеләргә ярдәм

Башкортстанда 2019 елда 50 донор органы күчереп утыртылган. Шундый операцияләрне тагын ике йөздән артык кеше көтә. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенгесе көндә, 155 пациент бөер доноры көтә. Республикада 1,2 меңнән артык кеше бөер терапиясе буенча даими дәвалану курслары үтә. Бавыр органы күчереп утырту буенча 66 пациент, йөрәк донорына 22 кеше чиратта тора. Ашказаны асты бизен алмаштыру буенча 21 кеше исәпкә куелган. Билгеле булуынча, 2019 елның июлендә республикада «сөяк мие донорлары регистры» теркәлде. Әлеге оешма онкогематологик авырулары булган пациентларга донорлар эзләүдә ярдәм итү өчен булдырылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика табибларының казанышлары белән уртаклашты: “Төбәк тарихында беренче тапкыр, органнарны күчереп утырту буенча, 50 дән артык операция ясалды, Алар арасында җиде тапкыр йөрәк күчереп утырту. Бу узган елга караганда ике тапкырга күбрәк. Органнарны күчереп утырту саны буенча, без - илдә өченче! Якындагы көндәшләр бездән 2-3 операциягә генә алда бара. Донор органнарын күчереп утырту, авыр хроник авырулардан үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирде. Элек мондый пациентларны өйләренә үләргә кайтарып җибәрсәләр, бүген андый кешеләргә, курыкмыйча операция ясыйбыз. Донор бөере күчереп утырту аркасында, 8 хатын- кыз “әни” булу бәхетенә иреште. Аларга гемодиализда бала табарга ярамый иде. Без трансплантологияга ел саен дистәләгән миллион (быел - 42 миллион сум) бюджет акчасы күчерәбез. Бу инвестицияләр шик тудырмый, чөнки без һәрбер кеше гомере өчен көрәшәбез”,- дип билгеләде Радий Фәрит улы. Әлеге чаралар “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарыла. Автор : Фаткуллин Рәдиф Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Donor-organnar-k-t-chel-rg-yard-m-27461/

Башкортстанда 2019 елда 50 донор органы күчереп утыртылган.
Шундый операцияләрне тагын ике йөздән артык кеше көтә. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенгесе көндә, 155 пациент бөер доноры көтә. Республикада 1,2 меңнән артык кеше бөер терапиясе буенча даими дәвалану курслары үтә. Бавыр органы күчереп утырту буенча 66 пациент, йөрәк донорына 22 кеше чиратта тора. Ашказаны асты бизен алмаштыру буенча 21 кеше исәпкә куелган.
Билгеле булуынча, 2019 елның июлендә республикада «сөяк мие донорлары регистры» теркәлде. Әлеге оешма онкогематологик авырулары булган пациентларга донорлар эзләүдә ярдәм итү өчен булдырылды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика табибларының казанышлары белән уртаклашты: “Төбәк тарихында беренче тапкыр, органнарны күчереп утырту буенча, 50 дән артык операция ясалды, Алар арасында җиде тапкыр йөрәк күчереп утырту. Бу узган елга караганда ике тапкырга күбрәк. Органнарны күчереп утырту саны буенча, без - илдә өченче! Якындагы көндәшләр бездән 2-3 операциягә генә алда бара. Донор органнарын күчереп утырту, авыр хроник авырулардан үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирде. Элек мондый пациентларны өйләренә үләргә кайтарып җибәрсәләр, бүген андый кешеләргә, курыкмыйча операция ясыйбыз. Донор бөере күчереп утырту аркасында, 8 хатын- кыз “әни” булу бәхетенә иреште. Аларга гемодиализда бала табарга ярамый иде. Без трансплантологияга ел саен дистәләгән миллион (быел - 42 миллион сум) бюджет акчасы күчерәбез. Бу инвестицияләр шик тудырмый, чөнки без һәрбер кеше гомере өчен көрәшәбез”,- дип билгеләде Радий Фәрит улы. Әлеге чаралар “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарыла. Автор : Фаткуллин Рәдиф Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Donor-organnar-k-t-chel-rg-yard-m-27461/
Читайте нас: