+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2019, 11:30

Күп балалылар өчен – гаилә капиталы

Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләр өчен гаилә капиталы булдыру турында тәкъдим ителгән. Бу фикерне Думаның вице-спикеры һәм Гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Русия Федерациясе президенты карамагындагы совет әгъзасы Ирина Яровая җиткергән. Ул никахлары теркәлгән, дүрт һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә гаилә капиталы бирергә кирәк дип исәпли. Аның әйтүенчә, бүген традицион гаиләләр институтын ныгыту мөһим һәм дәүләт моңа ярдәм итәргә тиеш. Гаилә капиталы төрендәге ярдәм чарасы исә никахларның озын гомерле булуына йогынты ясаячак һәм балаларны җитеш тормыш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. “Демография” милли проекты кысаларында да илдә беренче бала өчен түләүләрне һәм күп балалы гаиләләргә айлык пособиеләрне арттыру максат итеп куела. Автор : Сафина Язгөл Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/K-p-balalilar-chen--gail-kapitali-26892/

Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләр өчен гаилә капиталы булдыру турында тәкъдим ителгән.
Бу фикерне Думаның вице-спикеры һәм Гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Русия Федерациясе президенты карамагындагы совет әгъзасы Ирина Яровая җиткергән.
Ул никахлары теркәлгән, дүрт һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә гаилә капиталы бирергә кирәк дип исәпли. Аның әйтүенчә, бүген традицион гаиләләр институтын ныгыту мөһим һәм дәүләт моңа ярдәм итәргә тиеш. Гаилә капиталы төрендәге ярдәм чарасы исә никахларның озын гомерле булуына йогынты ясаячак һәм балаларны җитеш тормыш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.
“Демография” милли проекты кысаларында да илдә беренче бала өчен түләүләрне һәм күп балалы гаиләләргә айлык пособиеләрне арттыру максат итеп куела. Автор : Сафина Язгөл Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/K-p-balalilar-chen--gail-kapitali-26892/
Читайте нас: