+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2019, 10:50

Яңа предприятиеләр калкачак

ТОСЭРның 5 яңа резиденты Башкортстан икътисадына 21 миллиард сумнан күбрәк акча салачак. Резидентларның өчесе — “Бәләбәй”, “Күмертау” һәм “Нефтекамск” ТОСЭРлары. “Бәләбәй” ТОСЭРында 20,7 миллиард сум күләмендә инвестицияләр ярдәмендә 3 проект гамәлгә ашырылачак. Ул 1468 эш урынын барлыкка китерергә булышачак. Резидентлар арасында “Таврос”, “ЭкоНива Молоко Башкирия” һәм “Лидер” предприятиеләре бар. “Таврос” компанияләр төркеме Бәләбәйдә тирән ит эшкәртү һәм колбаса ризыклары җитештерү предприятиесен төзүгә алыначак. Проектны тормышка ашыру 1166 яңа эш урынын барлыкка китерәчәк. “ ЭкоНива Молоко Башкирия” Бәләбәйдә сөт заводы төзиячәк. Проект тормышка уңышлы ашырылган очракта 235 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Проект 2035 елга кадәр тормышка ашырылачак. “Лидер” компаниясе исә “Бәләбәй” ТОСЭРында тәүлегенә 20 тонна сөт эшкәртү куәтендәге заманча сөт комбинаты төзергә планлаштыра. Ул 67 яңа эш урыны булдырырга булышачак. “Күмертау” ТОСЭРында “Рацион” компаниясе балалар туклану ризыклары һәм югары әзерлектәге ярымфабрикатлар җитештерүне оештырачак. Проект 30 яңа эш урыны булдырачак. Предприятие 2025 елга кадәр төзелергә тиеш. “Нефтекама махсус техника машиналар төзелеше заводы” бораулау һәм “Нефтекамск” ТОСЭРы скважиналарын төзү корылмалары җитештерүгә алыначак. Анда 749 яңа эш урыны пәйда булачак. Проект 2024 елга кадәр исәпләнгән. Автор : Кадикова Резида Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ya-a-predpriyatiel-r-kalkachak-28688/

ТОСЭРның 5 яңа резиденты Башкортстан икътисадына 21 миллиард сумнан күбрәк акча салачак. Резидентларның өчесе — “Бәләбәй”, “Күмертау” һәм “Нефтекамск” ТОСЭРлары.
“Бәләбәй” ТОСЭРында 20,7 миллиард сум күләмендә инвестицияләр ярдәмендә 3 проект гамәлгә ашырылачак. Ул 1468 эш урынын барлыкка китерергә булышачак. Резидентлар арасында “Таврос”, “ЭкоНива Молоко Башкирия” һәм “Лидер” предприятиеләре бар.
“Таврос” компанияләр төркеме Бәләбәйдә тирән ит эшкәртү һәм колбаса ризыклары җитештерү предприятиесен төзүгә алыначак. Проектны тормышка ашыру 1166 яңа эш урынын барлыкка китерәчәк.
“ ЭкоНива Молоко Башкирия” Бәләбәйдә сөт заводы төзиячәк. Проект тормышка уңышлы ашырылган очракта 235 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Проект 2035 елга кадәр тормышка ашырылачак. “Лидер” компаниясе исә “Бәләбәй” ТОСЭРында тәүлегенә 20 тонна сөт эшкәртү куәтендәге заманча сөт комбинаты төзергә планлаштыра. Ул 67 яңа эш урыны булдырырга булышачак.
“Күмертау” ТОСЭРында “Рацион” компаниясе балалар туклану ризыклары һәм югары әзерлектәге ярымфабрикатлар җитештерүне оештырачак. Проект 30 яңа эш урыны булдырачак. Предприятие 2025 елга кадәр төзелергә тиеш.
“Нефтекама махсус техника машиналар төзелеше заводы” бораулау һәм “Нефтекамск” ТОСЭРы скважиналарын төзү корылмалары җитештерүгә алыначак. Анда 749 яңа эш урыны пәйда булачак. Проект 2024 елга кадәр исәпләнгән. Автор : Кадикова Резида Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ya-a-predpriyatiel-r-kalkachak-28688/
Читайте нас: