Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы илнең сигез төбәгендәге мәктәпләрдә академик сыйныфлар формалаштыруның пилот проектын эшләтеп җибәрергә ниятли.
“Академик сыйныф” проекты укучыларны фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә җәлеп итәргә, аларга икътисадның фән сыйдырышлы тармакларында һөнәр сайлауга ярдәм итәргә тиеш. Укучылар тикшеренүләрнең заманча ысулларын үзләштерә, танылган галимнәр җитәкчелегендә башка сыйныф һәм мәгариф учреждениеләре укучылары белән мәктәп фәнни җәмгыятьләрендә эшләү тәҗрибәсе алачак.
“Проектны гамәлгә ашыру башланачак пилот төбәкләр ачыкланды: Санкт-Петербург, Карелия, Татарстан, Башкортстан, Төньяк Осетия, Пермь крае, Новосибирск һәм Иваново өлкәләре", - дип ачыклык керттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Проект кураторы, Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни оешмалар эшчәнлеген координацияләү департаменты директоры урынбасары Ирина Чугуева билгеләп үткәнчә, ул “Фән” гомумдәүләт проекты буенча Русия төбәкләрендә төзелә торган дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләре базасында гамәлгә ашырылырга мөмкин.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-akademik-siyniflarni-sinau-proektinda-katnasha-29629/