+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2019, 02:45

Башкортстанның 34 компаниясе субсидия алды

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан экспортерларының транспорт чыгымнары өлешен субсидияләү программасы эшләп килә. Бу көннәрдә янә өч предприятие республика бюджетыннан субсидия алды.Алар – Ишембай махсус химия катализаторлар заводы, “Уралснабресурс” һәм “Башкирский уголь” җәмгыятьләре. Бу компанияләр экспортны үстерү үзәге хезмәтләренең актив кулланучылары булып тора, чит ил күргәзмәләрендә катнаша, контрагентлар тикшерүенә мөрәҗәгать итә, семинарларда һәм осталык дәресләрендә булып тора.Бүгенге көндә дәүләт ярдәмен барлыгы 34 компания алган. Түләүләр агымдагы елда республика бюджетыннан каралган 40 миллион сумнан 32,7 миллион сум тәшкил иткән. Товарлар экспорты төрләре киң: ашлыктан алып вертолетка кадәр. Автор: Ләйсән Якупова Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanni-34-kompaniyase-subsidiya-aldi-31059/

Читайте нас: