+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2019, 11:45

Башкортстанда 1000 умартачы квалификация күтәрү курслары уза

Башкорт дәүләт аграр университеты базасында Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында "Авыл хуҗалыгы культураларын сынау", "Авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарының йогышлы һәм инвазион авыруларын профилактикалау һәм дәвалау" һәм "Умартачылык продукциясе җитештерүнең интенсив технологиясе" юнәлешләре буенча укулар бара.Умартачылык продукциясе җитештерүнең интенсив технологияләрен өйрәнү өчен Башкортстанга республикадан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән: Самара, Ырынбур һәм Казаннан да килгәннәр.Курсларда катнашучылар, барлыгы 1000 кеше, бал кортларын карап тоту һәм үрчетү буенча заманча технологияләр һәм ысуллар белән таныша, кортларның эшчәнлеге белән идарә итүнең, авыруларына каршы профилактиканың һәм көрәшнең нәтиҗәле ысулларына өйрәнә.Шулай ук, укыту курслары Әлшәй, Дуван һәм Бөрҗән районнарында уза.– Безнең вузның әйдәп баручы укытучылары катнашучыларга умарталык корылмаларына карата төп таләпләр, авыруларны булдырмау чаралары һәм башкалар турында сөйли, – дип белдерде программа җитәкчесе, умартачылык, шәхси зоотехния һәм терлек үрчетү кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәрит Вәлитов. Автор: Ример Насретдинов Чыганк: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanda-1000-umartachi-kvalifikatsiya-k-t-r-kurslari-uza-32094/

Читайте нас: