+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2019, 06:53

РАДИЙ ХӘБИРОВ МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР БУЕНЧА АРТТА КАЛУ ТУРЫНДА ФИКЕРЕН БЕЛДЕРДЕ

9 декабрьдә, Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт әгъзаларына милли проектлар буенча максатлы күрсәткечләргә ирешмәү хәвефе турында бик соң хәбәр итүләре өчен шелтә белдерде. Республика башлыгының ачуын БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры – вице-премьер Ленара Иванованың инвалидларны эшкә урнаштыру турындагы чыгышы чыгарды. Ул берничә позиция буенча милли проектларның максатлы күрсәткечләренең вакытында үтәлмәү хәвефе булуын хәбәр итте. -Нигә без бу мәсьәлә буенча ел уртасында түгел, ә декабрьдә, ел азагында фикер алышабыз? – диде Радий Хәбиров һәм Илшат Таҗетдиновка, Андрей Назаровка мөрәҗәгать итте. – Коллегалар, сезнең җитешсезлекләр аркасында мин федераль хөкүмәттә кызарырга җыенмыйм. Безгә акча бүләләр, ярдәм итәләр, ә без аларны яхшы эшләргә тотына алмыйбыз! Претензияләр шулай ук Салават һәм Ишембай муниципалитетлары башлыкларына карата да яңгырады. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру буенча артта калучылар исәбендә. Бу тема буенча тулырак 20 декабрьдәге киңәшмәдә фикер алышу карар ителде. Артта калучы муниципалитетлар башлыклары хәлне ничек төзәтергә ниятләве турында отчет бирәчәк. Чыганак: https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан

9 декабрьдә, Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт әгъзаларына милли проектлар буенча максатлы күрсәткечләргә ирешмәү хәвефе турында бик соң хәбәр итүләре өчен шелтә белдерде. Республика башлыгының ачуын БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры – вице-премьер Ленара Иванованың инвалидларны эшкә урнаштыру турындагы чыгышы чыгарды. Ул берничә позиция буенча милли проектларның максатлы күрсәткечләренең вакытында үтәлмәү хәвефе булуын хәбәр итте.
-Нигә без бу мәсьәлә буенча ел уртасында түгел, ә декабрьдә, ел азагында фикер алышабыз? – диде Радий Хәбиров һәм Илшат Таҗетдиновка, Андрей Назаровка мөрәҗәгать итте. – Коллегалар, сезнең җитешсезлекләр аркасында мин федераль хөкүмәттә кызарырга җыенмыйм. Безгә акча бүләләр, ярдәм итәләр, ә без аларны яхшы эшләргә тотына алмыйбыз! Претензияләр шулай ук Салават һәм Ишембай муниципалитетлары башлыкларына карата да яңгырады. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру буенча артта калучылар исәбендә. Бу тема буенча тулырак 20 декабрьдәге киңәшмәдә фикер алышу карар ителде. Артта калучы муниципалитетлар башлыклары хәлне ничек төзәтергә ниятләве турында отчет бирәчәк.
Чыганак: https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: