+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2019, 10:40

Картаймагыз, дуслар!

Милли проектның “Демография” өлешендә сәламәтлеккә багышланган байтак кына программалар бар. Аларның барысы да сәламәт яшәү үрнәгенә, сәламәт туклануга, зарарлы гадәтләрдән баш тартуга басым ясый. Бу уңайдан дөнья галимнәре яңадан-яңа ачышлар ясап тора. Галимнәр кешенең картаюын өч этапка бүлгән. Тикшеренү нәтиҗәләре Nature Medicine медицина журналында басылган. Картаюның беренче этабы 34 яшьтә башланса, икенчесе — 60 яшьтә, өченчесе 78 яшьтә була икән. Мондый бүленеш кешенең билгеле яшьтә канның сыек өлешендәге аксымнардагы күчешләренә бәйләп аңлатыла. Ә аңа кадәр экспертлар тирене яшь һәм тыгыз итеп сакларга ярдәм итүче продуктларны атаганнар иде. Мәсәлән, тирене помидор яхшыртырга ярдәм итә ала. Томатларда булган антиоксидант һәм шулай ук А һәм С витаминнары тирене яшәртә. Һәр көнне помидор ашаганда тиренең ультрафиолеттан сакланганлыгы 33 процентка арта һәм шулай ук картаю процесслары сүлпәнәя. Моннан тыш, галимнәр билгеләвенчә, яшел чәй тирегә генә түгел, кан тамырларына да файдалы. Шулай ук ялкынсыну процессларына юл куймаучы иң яхшы продукт дип брокколи атала. Автор : Кадикова Резида Фото: e-w-e.ru Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kartaymagiz-duslar-37021/

Милли проектның “Демография” өлешендә сәламәтлеккә багышланган байтак кына программалар бар. Аларның барысы да сәламәт яшәү үрнәгенә, сәламәт туклануга, зарарлы гадәтләрдән баш тартуга басым ясый. Бу уңайдан дөнья галимнәре яңадан-яңа ачышлар ясап тора.
Галимнәр кешенең картаюын өч этапка бүлгән. Тикшеренү нәтиҗәләре Nature Medicine медицина журналында басылган.
Картаюның беренче этабы 34 яшьтә башланса, икенчесе — 60 яшьтә, өченчесе 78 яшьтә була икән. Мондый бүленеш кешенең билгеле яшьтә канның сыек өлешендәге аксымнардагы күчешләренә бәйләп аңлатыла.
Ә аңа кадәр экспертлар тирене яшь һәм тыгыз итеп сакларга ярдәм итүче продуктларны атаганнар иде. Мәсәлән, тирене помидор яхшыртырга ярдәм итә ала. Томатларда булган антиоксидант һәм шулай ук А һәм С витаминнары тирене яшәртә. Һәр көнне помидор ашаганда тиренең ультрафиолеттан сакланганлыгы 33 процентка арта һәм шулай ук картаю процесслары сүлпәнәя.
Моннан тыш, галимнәр билгеләвенчә, яшел чәй тирегә генә түгел, кан тамырларына да файдалы. Шулай ук ялкынсыну процессларына юл куймаучы иң яхшы продукт дип брокколи атала. Автор : Кадикова Резида Фото: e-w-e.ru Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kartaymagiz-duslar-37021/
Читайте нас: