Башкорт дәүләт университеты 2019 елда “Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр” милли проекты кысаларында грант иясе булды.
Шулай итеп, Башкорт дәүләт университеты “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Гражданнарны мәгариф оешмаларында өзлексез белем алу программалары буенча укыту” проекты буенча федераль бюджеттан субсидияләр формасында грантлар бирү җәһәттән финалист дип игълан ителде.
Нәтиҗәдә, химия, инженер факультетлары, тарих һәм дәүләт идарәсе институты укытучыларының эшләнмәләре җиңүчеләр дип табылды.
- Бүген Русия мәгариф системасы мәсьәләләренең берсе – хезмәткәрләр үзләренең һөнәри белемнәрен өзлексез яңарта алсын өчен әлеге вакытта булган курслар буенча бердәм платформа-навигатор формалаштыру, - диде психология фәннәре кандидаты, доцент Татьяна Великжанина.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;
Автор : Таҗиева Руфина
Фото: "Башинформ"
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/BDU-grant-iyase-38597/