+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь 2019, 06:04

Башкортстан унлыкка керә!

“Демография” һәм “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектлары киңкүләм мәгълүмат чараларында ноябрь аенда иң телгә алына торган проектлар булды. Әлеге ике гомумдәүләт проектының һәркайсы буенча хәбәрләр саны 24,5 меңнән артып китте. Бу хакта “Русия киләчәге” порталы өчен махсус әзерләнгән “Медиалогия” тикшеренүендә әйтелә. Гомумдәүләт проектлары контекстында иң телгә алынган төбәк булып, федераль бюджеттан финансланмыйча, гомумдәүләт проектларын мөстәкыйль гамәлгә ашыручы Мәскәү тора. Икенче урында - Түбән Новгород өлкәсе (7,8 мең хәбәр). Лидерлар өчлеген Санкт-Петербург йомгаклый, аның турында 7,5 мең хәбәр бастырылган. Гомумдәүләт проектлары контекстында киңкүләм мәгълүмат чараларында искә алу буенча төбәкләр унлыгына шулай ук Краснодар крае, Тверь һәм Свердловск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мәскәү һәм Самара өлкәләре керде. Автор: Фануз Хабибуллин Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-unlikka-ker-39439/

“Демография” һәм “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектлары киңкүләм мәгълүмат чараларында ноябрь аенда иң телгә алына торган проектлар булды.
Әлеге ике гомумдәүләт проектының һәркайсы буенча хәбәрләр саны 24,5 меңнән артып китте. Бу хакта “Русия киләчәге” порталы өчен махсус әзерләнгән “Медиалогия” тикшеренүендә әйтелә.
Гомумдәүләт проектлары контекстында иң телгә алынган төбәк булып, федераль бюджеттан финансланмыйча, гомумдәүләт проектларын мөстәкыйль гамәлгә ашыручы Мәскәү тора. Икенче урында - Түбән Новгород өлкәсе (7,8 мең хәбәр). Лидерлар өчлеген Санкт-Петербург йомгаклый, аның турында 7,5 мең хәбәр бастырылган.
Гомумдәүләт проектлары контекстында киңкүләм мәгълүмат чараларында искә алу буенча төбәкләр унлыгына шулай ук Краснодар крае, Тверь һәм Свердловск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мәскәү һәм Самара өлкәләре керде.
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-unlikka-ker-39439/
Читайте нас: