+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2019, 06:50

Радий Хәбиров НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләде

Беренче олимпиада финалында 100гә якын укучы катнашты.Күптән түгел Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназиясендә НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәтенең беренче олимпиадасы финалы узды. Әлеге мөһим чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.Анда Башкортстаннан, Төмән һәм Чиләбе өлкәләреннән килгән, турны читтән торып уңышлы узган 100гә якын 5-7нче сыйныф укучылары катнашты. Уфада олимпиада финалы биш юнәлеш буенча үтте: “Кеше өчен технологияләр”, “Космос өчен технологияләр”, “Виртуаль дөнья өчен технологияләр”, “Роботлар дөньясы өчен технологияләр” һәм “Яшәү мохите өчен технологияләр”.Финал барышын карарга һәм балалар белән аралашу өчен гимназиягә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Русия – мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Алексей Комиссаров та килгәннәр иде. Алар укучыларның олимпиада биремнәрен ничек үтәве белән кызыксынды.Финалда катнашучылар командаларда заманча технологик җиһазлар: 3D-принтерлар, лазер кискечләре, квадрокоптерлар кулланып, инженерлык мәсьәләләрен чиште. Монда алардан программалаштыру, 3D-модельләштерү, электроника һәм схемотехника нигезләре өлкәсендә гамәли күнекмәләр белү таләп ителде.Гимназиянең спорт залында кунакларга танылган боксчы, Дәүләт думасы депутаты Николай Валуев кушылды, ул бокс белән шөгыльләнүче укучылар белән аралашты. Радий Хәбиров белдерүенчә, тиздән Уфада Николай Валуев исемендәге бокс мәктәбе ачылачак, анда танылган спортчы осталык дәресләре үткәрәчәк.Олимпиаданы оештыручылар әйтүенчә, бу чараның төп максаты — һәр укучыга белемен арттыру өчен мөмкинлек тудыру, инженерлык технологияләре белән кызыксыну уяту, үсеш векторын билгеләргә ярдәм итү. Катнашучыларның һәрберсе, нәтиҗәләренә карамастан, иҗади һәм команда эшендә уникаль тәҗрибә туплады, заманча техника белән эш итү күнекмәләренә ия булды.— Олимпиада финалының нәкъ менә Уфада узуы безнең өчен аеруча сөенечле. Безнең укучылар иң яхшылар арасында, алар сәләтле, акыллы, көчле һәм максатчан. Алар заманча фикерли һәм аралаша. Без балаларыбыз яхшы белем алсын һәм илнең әйдәп баручы вузларына керсен, ә аннары республикага эшкә әйләнеп кайтсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Башкортстан матур, уңышлы, уңайлы һәм заманча төбәк булачак. Без сезне һәрвакыт өйдә көтәбез, — диде Радий Хәбиров.Республика җитәкчесе белдерүенчә, бу эшнең бер юнәлеше – коворкинг-үзәкләр булдыру. Алар инде кайбер районнарда булдырылган. Киләчәктә һәр муниципалитетта да балалар фәнни-техник иҗат белән шөгыльләнә алсын өчен шундый ук структура булдыру бурычы куелган.— Совет чорында һәр торак пунктта балалар өчен түгәрәк хәрәкәтләре эшли иде. Бүген бу системаның мәктәп укучылары һәм студентлар иҗади үсеш алсын өчен яңадан тергезелүе - шатлыклы күренеш, — дип белдерде Радий Хәбиров. Автор: Зөлфия Фәтхетдинова Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Radiy-H-birov-NTI-Junior-t-g-r-k-h-r-k-te-olimpiadasi-i-chel-ren-b-l-kl-de-45827/

Читайте нас: