Республикада Яңа ел спектакльләренең бәйрәм алды марафоны башланды. Әлеге тамашалар "Мәдәният" милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Алдагы атнаның һәр көнендә балаларны күңелле һәм маҗаралы тамашалар көтәчәк.
Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Зур залында А. Хайтның «Леопольдның туган көне» әкиятенең премьерасы күрсәтелде.Һәркемгә таныш мультфильмның төп геройлары – Леопольд һәм ике тычкан Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сәхнәгә чыкты.
Актерлар өлкәннәргә дә, балалар да аңлаешлы көлке-тамаша бүләк итте. Ә ул башланганчы театр кунаклары әкият персонажлары, Кыш бабай һәм Карсылу, шулай ук киләсе елның төп символы булган тычкан белән бергә уйнады, биеде.
Автор : Эльмира Ибраһимова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Mog-izali-tamashalar-balalarni-k-t-49395/