+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
24 декабрь 2019, 11:17

Башкортстан урманнарны саклау буенча проект планын арттырып үтәде

Башкортстанда “Экология” гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырылучы “Урманнарны саклау” ярдәмче проектының максатлы күрсәткечләре арттырып үтәлде, дип хәбәр итте республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов матбугат конференциясендә.

Министр сүзләренә караганда, баштарак 163 миллион сумлык техниканы сатып алу тиешле срокларда башкарылган. Шуңа күрә Русия Урман хуҗалыгы министрлыгы сентябрьдә төбәккә тагын 34,6 миллион сум бүлгән, алар да үзләштерелгән.“Экология” гомумдәүләт проекты берничә федераль проекттан тора. 2024 елга кадәр республика аның “Урманнарны саклау” проектына барлыгы 2,2 миллиард сум алачак, шуның 1,3 миллиард сумы - бюджеттан тыш чаралар.2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-urmannarni-saklau-buencha-proekt-planin-arttirip-t-de-50971/
Читайте нас: