+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 декабрь 2019, 11:21

Транспорт академиясе булачак

23 декабрьдә Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә, Башкортстан дәүләт транспорт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗәнов, республикада транспортчылар әзерләүче яңа югары уку йорты оештыру инициативасы белән чыгыш ясады.

Ул юл-транспорт тармагында, кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итәргә тиеш булачак.
- "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" дәүләткүләм проектын гамәлгә ашыру белән бәйле чараларны тормышка ашыру вакытында, ведомство берничә кыенлыкка юлыкты. Беренче чиратта, алар заказчылар һәм подряд оешмалары вәкилләренең компетентлык дәрәҗәсенең җитәрлек булмавы. Планлаштыруда хаталар да, сатулар белән тоткарлыклар да, алда эшләнәчәк эшләрне төптән уйлап җиткермәүләр дә булды. Болар барсы да эшләрне вакытында башкаруны җитди тоткарлый, - диде Тимур Мөхәммәтҗанов.
Дәүләт комитеты рәисе сөйләгәнчә, төбәк хәзер үк юл-транспорт тармагында, квалификацияле инженерлар дефицитын тоя һәм ул артачак. Бу проблеманы хәл итү өчен транспорт буенча, координацион совет оештыру һәм Уфа автотранспорт колледжын комитет карамагына тапшыру күзаллана. Алга таба аны югары уку йорты - Башкорт дәүләт транспорт академиясе рәвешендә аккредитацияләү тәкъдим ителде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативаны хуплады һәм уку йортында бюджет урыннары булу белән кызыксынды. Республика Башлыгының хакимият җитәкчесе Александр Сидякинга проектны гамәлгә ашырырга кушылды.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Фото: Олег Яровиков
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Transport-akademiyase-bulachak-51300/
Читайте нас: